Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Тәмлетамак

Чия пилмәне

Килеп чыгышы турындагы бер фараз буенча, пилмән Кытайдан килгән. Аннан соң Урта Азиягә, Кавказ һәи Идел буе халыкларына кергән. Урыс кухнясына ул татардан килеп кергән дип санала.

Пилмән сузе коми теленнән алынган дигән фикер иң куатле дәлилләргә ия (пельмянь коми теленнән “колак-икмәк” дип тәрҗемә ителә)

Пилмән татар халкының яраткан ашларыннан санала. Бу ризыкны бәйрәм табынына да, гадәти көннәрдә дә әзерлиләр. Аны ит, эремчек, чия, бәрәңге белән ясыйлар. Ит һәм эремчек пилмәнен бик күпләребез әзерли  һәм ул гадәти ризык кебек кабул ителә. Ә менә чия һәм бәрәңгедән ясап караганыгыз бармы. Сезгә шуларның рецептларын тәкъдим итәбез.

Чия пилмәне. Бу пилмәннең камырын ит пилмәненеке кебек әзерлиләр.

Эре, итләч чияләрне юалар һәм төшләрен алалар. Түгәрәкләп кискән камыр өстенә 2-3 чия салалар. Камыр җебемәсен өчен, шикәр комы салмыйлар. Пилмәнне ясауга кайнап торган тозлы суда пешерәләр, тишекле зур чүмеч белән сөзеп алалар һәм суыталар. Тәлинкәләргә бүлгәч, өстенә шикәр комы сибеп, каймак салып, табынга чыгаралар.

75 гр камыр, 100 гр чия, 20 гр шикәр комы, 50 гр каймак.

Бәрәңге пилмәне. Бәрәңге пешерәләр һәм суын түгеп, бераз ут өстендә тоталар. Аннары бәрәңгене төяләр, йомырка сыталар, сөт өсҗтиләр, борыч сибәләр. Изгән бәрәңгегә кыздырган башлы суган һәм сызык салырга була.

 Камыр өстенә бәрәңге салып, урталай бөклиләр дә  кырыйларын чеметеп ябештерәләр. Баш-башларын тоташтырмыйлар.

Ясаган пилмәннәрне кайнап торган тозлы суга салып пешереп алалар, иләккә яисә тишекле зур чүмечкә салып саркыталар, аннары тәлинкәгә салып май, каймак яисә катык белән табынга чыгаралар.

75 гр камыр, 100 гр бәрәңге, 30 гр май, 50 гр каймак.

 фото ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама