Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Пәхләвә

Кибетләрдә пәхләвәнең нинди генә төре юк! Югыйсә пәхләвәне өйдә дә пешерергә була. Төп таләп: кирәкле ингредиентлар күләме төгәл булырга тиеш. Гөлнара Харитонова пәхләвә рецептын тәкъдим итә.

Камыр өчен 200 грамм кибет каймагына ярты чәй калагы чәй содасы кушабыз. 180 грамм акмайны угычтан уып, бер стакан он салып умач кебек уабыз. Өстенә чеметеп кенә тоз, ике йомырка сарысы һәм 100 грамм чамасы каймак салабыз. Барысын бергә кушып, он өстәп, камыр басабыз. Әзер камырны 1,5 сәгатькә суыткычка куябыз. 
Эчлек өчен 300 грамм әстерхан чикләвеген блендер белән ваклыйбыз да 150 грамм шикәр комы кушып болгатабыз.
Сироп өчен 50 грамм акмай, 2 аш калагы бал, 2 аш калагы суны тирән алюминий савытка салып, кайнатып алабыз. 
Әзерләү тәртибе. Камырны суыткычтан алабыз да ике олы һәм өч кечкенә кисәккә бүләбез. Олы кисәкләре җәеп, акмай белән майлыйбыз да өстенә эчлекне җәябез, аннан икенче җәем белән каплыйбыз. Шул рәвешле пәхләвәне катлы-катлы итеп өябез. Соңгы җәемне куйгач, аны аскы җәем белән тоташтырабыз. Пәхләвәне ромб формасында ипләп кенә аска тикле кисеп чыгабыз һәм, йомырка сарысын сөртеп, өстенә вакланган әстерхан чикләвеге сибәбез һәм духовкада пешерәбез. Бераздан пәхләвә өстенә сироп салабыз һәм яңадан духовкага тыгабыз. Пәхләвә чәй табынына суык килеш бирелә. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

Фото – "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев