Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Пәрәмәч

Камыр ризыкларыннан башка татар кухнясын күз алдына да китерүе кыен. Райондашыбыз Фирүзә Баянова тәмле пәрәмәч рецептын тәкъдим итә.

Камыр өчен: 1 йомырка, 100 грамм шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1 аш калагы коры чүпрә, 6 аш калагы көнбагыш мае, 0,5 литр җылымса су кирәк. 
Эчлек өчен 0,5 килограмм фарш, 1 баш зур суган, 1,5 стакан дөге, 2 лавр яфрагы, 1 аш калагы тоз, тәменчә кара борыч, 100 грамм сыер мае алына. 
Әзерләү тәртибе. Камыр өчен барлык ингредиентларны бергә кушып, уртача тыгызлыктагы камыр басабыз. Камырның өстен каплап, 1 сәгать чамасы җылымса урында тотабыз. 

Эчлек өчен суганны ваклап турыйбыз, дөгене сүрән утта бүрттерәбез, сыер маен эретәбез, лавр яфрагын ваклыйбыз. Барлык ингредиентларны бергә кушып, эчлек ясыйбыз. Камырны өлешләргә бүлеп, һәрбер кисәкне түгәрәк формасында җәябез. Җәем уртасына эчлекне салып, пәрәмәч формасында бөгәбез. Пәрәмәчләрне майлы табага тезеп 200 градуска кадәр кыздырылган мичтә 45 минут пешерәбез. Пешеп чыгар алдыннан, пәрәмәчләрнең өстендәге уемга берешәр чәй калагы шулпа өстибез. Шулпа урынына 2 аш кашыгы сыер маен кайнар суда эретеп салырга да була. Тәмле булсын! 

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

 Миләүшә Солтанова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев