Тәмлетамак

Өлеш

Өлеш – татар милли ризыгы. Икенче төрле әйтсәк, “кечкенә бәлеш. Аны яратмаган кеше сирәктер.

Өлеш – татар милли ризыгы. Икенче төрле әйтсәк, “кечкенә бәлеш. Аны яратмаган кеше сирәктер. Райондашыбыз Алия Фазлыева өлешне аеруча тәмле итеп пешерә.

Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен 1 стакан җылы сөт, 1 стакан җылы су, 30-35 грамм юеш чүпрә, 5 аш калагы үсемлек мае, 1 аш калагы майонез.

Эчлек өчен: бер тавык түшкәсе, уртача зурлыктагы 3 баш суган, кинза яфрагы, 1-2 кашык үсемлек мае, тоз, борыч.

Әзерләү тәртибе. Сөт, су, чүпрә, үсемлек маен һәм майонезны – барысын бергә болгатып, тәменчә тоз өстибез, он кушып, камыр басабыз һәм 20 минутка җылы урынга куябыз.

Тавык итен уртача зурлыкта шакмаклап турыйбыз. Суганны вак итеп турарга кирәк. Эчлекне – тавык итен һәм суганны тирән савытка салабыз, кинза яфрагы, 1-2 кашык үсемлек мае, тоз, борыч кушабыз. Дүртпочмаклап киселгән камыр кисәкләренә эчлекне салып, бәлеш формасында бөгәбез (капкач кирәкмиме??) һәм 180 градуска кадәр кызган духовкада пешерәбез.

Тәмле булсын!

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Аш-су остасы

Нет комментариев