Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Өчпочмак рецепты

Татар халкының милли ризыгы булган өчпочмакны яратмаган кеше юктыр.

Камыр өчен 500 грамм он, 260 миллилитр сөт, 15 грамм чүпрә, бер чәй калагы тоз, 1,5 чәй калагы шикәр комы, 60 грамм ак май, дүрт аш кашыгы көнбагыш мае һәм ике йомырка кирәк булачак.

Эчлек өчен: 400 грамм тавыкның түш ите, 450 грамм бәрәңге, бер баш суган (100-120 грамм), 50 миллилитр тавык шулпасы, дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, тоз һәм кирәгенчә борыч. Тавык ите белән өчпочмак тизрәк пешә. Тавык итен сыер ите белән дә алыштырырга була.

Әзерләү тәртибе: тирән савытка җылымса сөт салып, ак май өстибез, чүпрә, шикәр комы, тоз, иләп он салабыз. Барысын бергә кушып болгатабыз да камыр басабыз. Камыр әзер булгач, аңа дүрт аш кашыгы көнбагыш мае өстибез. Камырның өстен каплап, бер сәгатькә җылы урынга куябыз. Камыр кабара торганда шакмаклап ит һәм бәрәңге, суган турыйбыз. Тирән савытка дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, 50 миллилитр тавык шулпасы салабыз, шунда эчлекне бергә кушып, кирәгенчә тоз белән борыч сибәбез һәм барысын бергә болгатабыз.

Камыр кисәкләреннән диаметры 15-16 сантиметрлы җәймәләр җәябез. Аларның уртасына алдан ясалган эчлекне салып чыгабыз. Табаны сыек май белән майлап, шуңа өчпочмакларны тезәбез. Ике йомырка сарысын болгатып, шуны өчпочмак өстенә сөртеп чыгарга онытмагыз! Өчпочмаклы табаны 150 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз да 35-40 минут пешерәбез. 

Тәмле булсын!

Фото -https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев