Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

“Наполеон” торты рецепты

Райондашыбыз Алисә Хафизова аш-суга оста. Алисә “Наполеон” торты рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: 450 грамм он, ярты чәй калагы тоз, 250 грамм акмай, 1 йомырка, бер аш калагы 6 процентлы алма серкәсе, 150 грамм су.

Крем өчен: 300 грамм акмай, 600 грамм куертылган сөт, бер кечкенә кап ванилин.

Әзерләү тәртибе. Онны иләк аша чыгарабыз, тоз өстибез һәм яхшылап болгатабыз. Туңдыргычтан акмайны алып, онда әвәлибез һәм угычтан чыгарабыз. Йомырканы чәнечке белән күпертеп, алма серкәсе һәм сап-салкын су өстибез дә, яхшылап болгатып, төп массага кушабыз. Су бозлы булса, тагын да яхшырак. Камырны озак басмагыз. Камырда май кисәкләре калса, пешкәндә ул катлы булып торачак, шуңа зыяны юк. Камырны 12 кисәккә бүлеп, 2-3 сәгатькә суыткычка куябыз. Йомшармасын өчен, камыр кисәкләрен суыткычтан берәм-берәм алып җәябез. Җәемнәрнең һәркайсын 180 градускача җылытылган духовкада 5әр минут пешерәбез. Коржларны крем белән сылап өябез. Әзер тортны 5-6 сәгать суыткычта тотабыз. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев