Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

“Мохито” эчемлеге

Хәзер бакчада крыжовник, кызыл һәм кара карлыган, кура җиләге өлгерде

– Шуларга бөтнек кушып, кыш көнендә җәй исләре килеп торучы үзенчәлекле компот – “Мохито” ясарга мөмкин, – ди райондашыбыз Резеда Фәрхиева.

“Мохито” компоты өчен барысы 800 г төрледән-төрле җиләк-җимеш (бер генә төрле җимеш тә салырга була), 100 г яшел бөтнек, бер телем лимон, бер телем апельсин, 400 г шикәр комы (азрак та ярый), ярты чәй калагы лимон кислотасы, 5 литр тирәсе су кирәк.

Җиләк-җимешне, бөтнекне стерильләштерелгән банкаларга тутырып өстенә кайнап торган су салабыз да 30 минут тотабыз. Шуннан соң суын аерым кәстрүлгә агызып, шикәр комы, лимон кислотасы салып 3 минут кайнатабыз. Калай капкачлар белән ябып, астын өскә әйләндереп, суынганчы тотабыз.

Зәһрә Солтанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев