Мөслим-информ әниләр көненә багышлаган конкурстта катнашырга чакыра
Әниемнең пылауы
Әниләрнең бөтен пешергән ризыклары истә калырлык тәмле була. Сезгә әнием пешергән пылау рецептын тәкъдим итәсем килә.
Кирәкле ингредиентлар:
Озынча дөге – 750 грамм
Үзегез яраткан ит – 750 грамм
Суган – уртача зурлыкта 3-4 баш
Кишер – уртача зурлыкта 3-4 данә.
Сарымсак – 1 баш
Зира – ярты чәй калагы
Тоз, борыч – тәменчә
Кыздырыр өчен көнбагыш мае.
Башта кишерне озынча саламлап итеп турыйбыз һәм көнбагыш маенда кыздырабыз. Кишер янына суганны ярымбоҗралап турап салабыз да, кишер белән суганны 10 минут чамасы кыздырабыз. Аннары итне эре шакмакларга турыйбыз дә, кишер белән суган янына салабыз. Итне матур итеп кызганчы кыздырабыз. Зира тәмләткече, тоз, борыч салабыз, сарымсакны бер кат тышын алып эзрәк төбен кисеп бөтен килеш ит өстенә утыртабыз да, итне 2 бармак калынлыгында капларлык итеп, өстенә кайнар су салып 40-45 минут капкач белән томалап пешерәбез. Дөгене 2 кат юып, ит өстенә салабыз да 20-25 минут томалап пешерәбез.
Пылау янына бик тәмле һәм җиңел салат: яшел шалканны эре итеп угычтан чыгарабыз да тоз, сыек май салып болгатабыз. Бу салат пылау янына бик тәмле булачак.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Наилә Нәбиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев