Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Маринадланган үрдәк

Яңа ел табынына күпләр каз-үрдәк тутыра. Өлешләп пешерелгән үрдәк тә бик тәмле була. Җиләк-җимеш, бал, төрле тәмләткечләр белән маринадланган үрдәк рецептын Динара Ногманова тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: 2 килограмм чамасы үрдәк түшкәсе, 40 грамм сыек бал, 40 грамм горчица, 1 аш калагы төелгән кориандр орлыгы, 2 мандарин, 150 миллилитр ак шәраб, 4 ачы тыгыз алма, бер уч караҗимеш, тәменчә тоз һәм борыч.

Әзерләү тәртибе. Үрдәкне юабыз, кәгазь салфетка белән корытабыз, порцияләп өлешләргә бүләбез. Кисәкләрнең һәрберсен тоз белән ышкыйбыз. Мандаринның кабыгын кыргычтан чыгарып, бал, горчица, кориандр белән кушабыз. Әлеге катнашманы ит кисәкләренә сылыйбыз һәм пленка каплап, алты сәгатькә суыткычка куябыз.

Үрдәкне махсу җиңсәдә духовкада пешерәбез. 200 градуска кадәр кыздырылган духовкада 40 минут пешерергә кирәк. Ул арада соус әзерлибез. Моның өчен мандарин согын сыгып, шәраб белән кушабыз һәм кайнатып чыгарабыз. Бер сәгатьтән үрдәкнең эрегән маен агызабыз, җиңсәдән алабыз. Соусның яртысын үрдәк өстенә агызып, кызарганчы, тагын 30 минут пешерәбез. Алмаларның үзәген алып, эре кисәкләргә бүләбез. Үрдәк кисәкләренең кызарган ягын аска каратып, кырыйларына алма һәм караҗимеш тезеп чыгабыз һәм калган соусны сибәбез. Кызарганчы һәм тулысынча әзер булганчы кабат пешерәбез. Гомумән алганда, үрдәк якынча 1 сәгать 40 минут пешәргә тиеш. Аны табынга алмалар белән бизәп бирәбез.

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

 Фото –  Д. Ногманованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев