Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Маринадланган татлы борыч

Яшелчәләрне көндәлектә куллану сәламәтлек өчен файдалы. Райондашыбыз Эльза Әхмәтҗановадан бик тәмле маринадланган борыч рецепты тәкъдим итәбез.

Тозлык ясау өчен 2 литр суга 1 стакан шикәр комы, 1 стакан үсемлек мае, 1 аш кашыгы аш серкәсе һәм 1 аш кашыгы тоз салып кайнатабыз.
Татлы борычны яхшылап юабыз һәм 2-3 урыннан чәнечке белән тишкәлибез. Борычларны кайнап торган тозлы суга салып, яшел борыч аксыл төскә кергәнче 10 минут чамасы пешерәбез. Кызыл борычка 8 минут та житә. Әзер борычларны стерильлаштерелгән банкаларга тыгызлап тутырабыз һәм өстенә борыч кайнаткан тозлы су – тозлык агызабыз. Суның борыч эченә тулганын көтәбез дә банка тулганчы тагын тозлык өстибез һәм кайнар килеш капкачын ябабыз. Маринадланган татлы борыч итле ризыклар янына, гарнир өчен бик әйбәт. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото  –Э.Әхмәтҗанованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев