Маринадланган яшел борчак
Дания Шәрәфиева борчак маринадлау рецептын тәкъдим итә
Чистартылган борчакны кайнар суга салып, 3–5 минут кайнатырга. Банкаларга сөзеп тутырырга. Өстенә кайнар маринад коеп, банкаларны су эчендә 8–10 минут кайнатып алырга.
Маринад әзерләү:
1 л суга 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы серкә. 1 литр суга ясалган маринад 600 миллилитрлы 4 банкага җитә.
Найлә Нәбиева фотосы
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев