Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Мәкле пирог

Камыр ризыкларын яратмаган кеше юктыр. Райондашыбыз Эльмира Бакиевдан мәк пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар. Камыр өчен: бер йомырка, 120 грамм акмай, 70 грамм шикәр комы, 200 грамм он, бер чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

Эчлек өчен: 100 грамм мәк, 400 грамм эремчек, 3 аш кашыгы кукуруз крахмалы, 120 грамм чамасы шикәр комы, өч йомырка.

Әзерләү тәртибе. Иң элек мәккә кайнар су салып, аны суда 20 минут тотабыз. Мәк тулысынча су белән капланырга тиеш. 20 минут узгач, иләккә салып, суын саркытабыз.

Эретелгән ак майга шикәр комы, йомырка, он, көпшәкләндергеч салып, йомшак камыр басабыз һәм табага жәеп, суыткычка алып куябыз.

Эчлек өчен эремчек, шикәр комы, йомырка, каймак, кукуруз крахмалын барысын бергә кушып болгатабыз. Эчлекнең ку-елыгы каймакның куелыгыннан тора, шуңа 15 процентлы каймак сайларга тәкъдим ителә. Эчлекне ике өлешкә бүлеп, шуның зуррак өлешенә мәк кушабыз.

Суыткычтан камырны алып, аны табага җәябез. Өстенә – 3 аш кашыгы мәкле эчлекне, аннан соң 2 аш кашыгы мәксез эчлекне салабыз һәм шул рәвешле, чиратлаштырып, эчлекне салып бетерәбез. Пирогның кырыйларын бөгәбез. 170 градускача кызган духовкада бер сәгатьләп пешерәбез. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев