Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Маффин

Райондашыбыз Ләйсән Бариева иртәнге чәйгә балалар яратып ашый торган маффиннар рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: 3 йомырка, 150 грамм шикәр комы, 100 грамм акмай, 210 грамм он, 70 грамм сөт, 10 грамм көпшәкләндергеч.
Әзерләү тәртибе. Ике сәгать бүлмә температурасында торган майны шикәр комы салып, миксер белән яхшылап болгатабыз. Шуңа берәм- берәм йомыркаларны кушабыз. Әлеге катнашмага башта – онның яр-тысын, аннан соң калган ингредиентларны салып болгатабыз. Камырны силикон формаларга салып пешерәбез. Формаларга камырны яртылаш кына салырга кирәк, чөнки катнашма агып чыгарга мөмкин. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада кексларны 20-25 минут пешерәбез. Маффиннар пешкәнче духовка ишеген ачырга ярамый.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото - Ләйсән  Бариеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев