Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кышкы салат

Уңган кызлар бүгеннән үк кышка әзерләнә. Райондашыбыз Лилия Солтановадан сезгә тәмле һәм туклыклы салат рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 4 килограмм помидор, 1 килограмм кишер, 1 килограмм суган, 0,5 килограмм татлы борыч, 3 стакан дөге, ярты стакан үсемлек мае, бер баш сарымсак, тәменчә тоз, 3 аш кашыгы аш серкәсе, 6 түгәрәк кара борыч.

Әзерләү тәртибе: яшелчәләрне чистартып, иттарткыч аша үткәрәбез. Барлык тәмләткечләрне һәм тоз салып 40 минут кайнатабыз. Аннары яхшылап юылган дөгене кушабыз да тагын ярты сәгать пешерәбез. Әзер булырга 5-10 минут калганда, аш серкәсе салабыз. Кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач ябабыз һәм җылы җәймә белән төреп куябыз.

Бу салат төелгән бәрәңге белән аеруча тәмле була. Тәмле булсын!

Фото - Лилия Солтанованың гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев