Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кышка сироптагы алмалар рецепты

Әзерләү өчен кирәк булачак: 600 г алма, 500 мл су, 1 дарчин таягы(корица), 6 аш кашыгы шикәр, лимон кислотасы 10 гр.

Алманы юарга, урталайга бүлеп, орлыкларын кисеп алырга һәм телемләп өлешләргә кисәргә кирәк. Кәстрүлгә су, шикәр салып, сироп пешерергә. Стерильләштерелгән банкага дарчин таягы кисәген салырга, банканы өскә кадәр алма белән тутырып,лимон кислотасы (ярты чәй кашыгыннан әзрәк) сибәргә кирәк. Банкаларга кайнап торган сироп салырга, аларны капкачлар белән каплап, кайнап торган сулы кәстрүлгә стерильләштерер өчен 5-7 мин куеп торырга кирәк булачак.

Банкаларны стериль капкачлар белән капларга, өстен аска әйләндерергә һәм шул рәвешле аларны тулысынча суытырга кирәк.

Чыганак: Йорт. Бакча. Рецептлар 

Ислам Махмудов фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев