Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

“Кырмыска оясы” торты

Райондашыбыз Ләйсән Абдуллина: “Өч-дүрт төрле ризык пешермәсәм, көнем дөрес үтми төсле”, – ди. Ләйсән “Кырмыска оясы” торты рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: 250 граммлы бер кап акмай, 3 аш калагы шикәр комы, шул ук күләмдә 15-20 процентлы каймак, 2 чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), бер банка куертылган сөт, он.
Әзерләү тәртибе. “Акмайны эретәбез. Майга шикәр комы өстибез һәм ул эреп беткәнче болгатып торабыз. Катнашма суынгач, аңа каймак, он, көпшәкләндергеч кушып, каты итеп камыр басабыз. Камырны 1-2 сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк. Суытылган камырны эре тишекле иттарткычтан чыгарып табага таратабыз һәм алдан җылытылган духовкада якынча 15-20 минут (кызара башлаганчы) болгата-болгата пешерәбез. Аны табакка бушатып, кайнар килеш бер банка кайнатылган куертылган сөт белән болгатабыз һәм кырмыска оясы формасында тәлинкәгә өябез. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

Фото – Л. Абдуллинаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев