Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кунжуттан смузи

Хезмәттәшебез Гөлназ Җәлилова дөрес туклануга өстенлек бирә. Табигый майлары күп булган продуктлардан тәмле һәм файдалы смузи ясый ул. Аның рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 30 грамм кунжут яисә урбеч, 30 грамм көнбагыш орлыгы яисә урбеч, 140 грамм банан, 10 грамм кура җиләге яисә үзегез яраткан башка җиләк, 80 грамм су.

Әзерләү тәртибе. Кура җиләген яки үзегез яраткан башка җиләкне һәм бананны блендерда болгатыгыз. Кунжутны һәм көнбагышны он хәленә килгәнче кофемолкада ваклагыз (яисә урбечларын файдаланыгыз) һәм блендерда болгаткан массага өстәгез. Бүлмә температурасындагы су өстәп, барысын бергә яхшылап болгатыгыз. Әчкелтем җимеш кулланганда, кипкән хөрмә яисә бал кушарга була. Бу очракта суны 10-20 граммга күбрәк салырга кирәк. Тәмле булсын!

 Фото – Г. Җәлилованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев