Коймак
Айзилә Рәхмәтуллина рецепт тәкъдим итте
Ярты литр җылы сөт
Ярты литр җылы су
1 аш кашыгы тигез итеп тоз
2 - 3 аш кашыгы шикәр комы
1 аш кашыгы коры чүпрә (дрожжи)
3 йомырка
2 аш кашыгы көнбагыш мае.
Он.
Сөт белән суга тоз, шикәр комы, йомырка салып яхшылап туглыйбыз. Он белән коры чүпрәне салып болгатабыз. Камырны куерак итәргә кирәк. Кабарырга җылы урынга куябыз.
Табаны беренче тапкыр пешергәндә генә майлыйм. Соңыннан майларга кирәкми.
Фото – Мөслим туган як музее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев