Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

“Кояшкай” торты

Райондашыбыз Лилия Николаева тәмле торт рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен 200 грамм бал, 3 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2,5 стакан он, 2 чәй калагы чәй содасы, 0,5 стакан сөт.
Крем өчен: 2 йомырка сарысы, 150 грамм шикәр комы, 1 аш калагы он, 1 чәй калагы крахмал, 2 стакан сөт, лимон, 300 грамм атланмай.
Камыр өчен кирәкле ингредиентларны кушып, камыр ясыйбыз һәм аны 6 сәгать суыткычта тотабыз.
Пергамент кагазе капланган табага кашык белән юка гына итеп җәеп, сигез корж пешерәбез. Берсен бизәү өчен вакларга кирәк булачак.
Крем өчен лимон һәм атланмайдан кала бөтен ингредиентларны да бергә болгатабыз һәм сүрән утта кайнатып чыгарабыз. Суынгач, аңа угычтан уылган лимон һәм атланмай өстибез. Коржларга крем ягып, тортны өябез. Тортны вакланган корж белән бизибез. Тәмле булсын!


Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото - Лилия Николаеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев