Казан тәкәсе
Мәрьям Миңнегуловадан Казан тәкәсе өчен камыр рецепты
Камыр өчен кирәк була, күләмнәрен үзем ничек пешердем шуны гына язам, гаиләгез ишле булса күбрәк пешерәсез.
Кайнаган салкын су ярты чокыр
1 йомырка
1 аш калагы үсемлек мае
Тоз чеметеп кенә
Он
Савытка су, тоз, йомырка, маебызны салып болгатабыз да он салып камыр басабыз. Бер 15 минут ял иттерәбез, камыр үзләнсен өчен эшләнелә.
Камырны җәеп, түгәрәкләп кисеп, эченә эчлек массасын салабыз да, бөрәбез. Тәкәләребезне тозлы кайнаган суда пешереп алабыз. Суыбызга 1 аш калагы көнбагыш мае салырга онытмыйбыз. 10 минуттан тәкәләребезне сөзеп алып, өстенә ак май сибеп табынга куябыз. Тәмле булсын.
Найлә Нәбиева фотосы
Чыганак: Йорт. Бакча.Рецептлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев