Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Каурдак

Райондашыбыз Илназ Әхмәдуллин каурдак рецептын тәкъдим итә. Каурдак – үзбәкләрнең милли ризыгы. Ул Мөслимдә дә популярлашып килә.

Кирәкле ингредиентлар: 1 килограмм бәрән ите, уртача зурлактагы 3 данә суган, шул ук күләмдә кишер, бер килограмм бәрәңге, 4-5 тырнак сарымсак, 3 аш калагы көнбагыш мае, 2 аш калагы тәмләткечләр катнашмасы (бөртекле кориандр, паприка, базилик, зира, кара борыч, киптерелгән кинза), вакланган кызыл һәм ачы борыч.
Әзерләү тәртибе. Бәрән итен сөягеннән аерып, эре шакмаклап турыйбыз да тирән казанда үсемлек маенда кызарганчы пешерәбез. Эре шакмаклап туралган суган һәм кишер салып, җиңелчә кызарганчы утта тотабыз һәм тәмләткечләр – кориандр, кара борыч, зира, базилик, паприка салабыз. 1 стакан кайнап торган су өстибез дә, ярты сәгать томалап пешерәбез. Бәрән ите тизрәк әзер була. Эре шакмаклап туралган бәрәңгене салабыз, тоз сибәбез һәм уртача утта пешерәбез. Ризыкның шулпасы төп ингредиентлар күләменнән әзрәк булырга тиеш. Бәрәңге пешеп чыгар алдыннан сарымсак, кызыл борыч, кориандр, коры кинза өстибез. Барысын бергә яхшылап болгатып, 2-3 минут талгын утта тотабыз да газны сүндерәбез. Капкачы ябылган килеш 20 минут тотабыз һәм лаваш, яшелчәләр белән табынга чыгарабыз. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев