Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Карабодай икмәге

Рус Шуган авылында яшәүче Альбина Басорина карабодай икмәге пешерә. Ипи рецептын Альбина безнең белән дә бүлеште.

Кирәкле ингредиент­лар: 130 грамм карабодай, 250 грамм он, бер аш кала­гы шикәр комы, 200 мл кай­нар су һәм 150 мл җылы су, өч аш калагы үсемлек мае, бер чәй калагы тоз, ике чәй калагы коры чүпрә.

Әзерләү тәртибе. Кара­бодайны берничә кат юа­быз да, иләккә салып, суын саркытабыз. Аннары, та­бага салып, уртача утта 10 минут (ярма җиңелчә ярылганчы) кыздырабыз. Кыздырылган карабодай­ны блендерда ваклап, он дәрәҗәсенә җиткерәбез һәм, кайнар су салып, бол­гатабыз. Җылы суга чүпрә, шикәр комы, он салып, ях­шылап болгатабыз да 15-20 минутка калдырабыз.

Карабодайга тоз, үсемлек мае, ачы камыр, он өстәп, камыр басабыз. Камырны пленка белән ябып, “йөзе килсен” өчен 1,5 сәгатькә җылы урын­га куябыз. Аннан соң ка­мырны формалаштырабыз һәм формага салып, капкач белән ябабыз. 30 минуттан соң 200 градус кайнарлык­тагы духовкада 40-50 минут пешерәбез. Кайнар ипине суынганчы сөлге белән ка­плап тотабыз.

Тәмле булсын!

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев