Кара карлыганнан кайнатма
Тәмлетамак

Кара карлыганнан кайнатма

Гөлназ Җәлилова 5 минут кына кайнатыла торган кайнатма рецептлары тәкъдим итә

Кара карлыган – витаминнарга иң бай җиләкләрнең берсе. Әмма күпләр аны озак кайнатып, файдалы үзлекләрен югалта. Мин сезгә "5 минутлык" ысул белән әзерләү серләрен ачып бирәм. Бу ысул белән варенье бик тәмле, хуш исле һәм сау булып чыга.

Әзерләү тәртибе (1 кг карлыган өчен):

  1. 1 кг кара карлыганны юыгыз, сабакларын аерыгыз.

  2. Аны иттарткычтан чыгарыгыз яки блендер белән пюре хәленә кадәр изегез.

  3. 1,5 кг шикәр комының яртысын (ягъни 0,75 кг) карлыган пюресына салып, болгатыгыз.

  4. Катнашманы уртача утта кайнарга куегыз. Кайнап чыккач, 5 минут вакытлап, болгатып кайнатыгыз.

  5. Уттан алгач, калган шикәр комын (0,75 кг) салып, тулысынча эрегәнче каты болгатыгыз.

  6. Әзер вареньены стериль банкаларга кайнар килеш тутырып, капкачлар белән ябыгыз.

Пропорцияләрне үзгәртү:
Әгәр сезгә күбрәк әзерләргә кирәк икән, түбәндәге формуланы кулланыгыз:

  • 22 стакан кара карлыганга – 6-7 стакан су һәм 22 стакан шикәр комы салып, болгатабыз.

  • Кайнап чыгуга 5 минут кайнатабыз.

  • Уттан алгач, тагын 17 стакан шикәр өстибез (барысы 39 стакан шикәр чыга, ләкин бу очракта шикәрнең бер өлеше суда эретелә).

Зөһрә Солтанова фотосы 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев