Кабак согын ясау рецепты
Тәмлетамак

Кабак согын ясау рецепты

Апельсин, лимон кушмыйча гына бик тәмле кабак согы ясадым, сезгә дә куеп китәм, - ди Голнур Мустафина

6 кг кабак

700 гр шикәр комы

3 чәй калагы лимон кислотасы

4 литр су

Кастрюльгә кабакны турап салабыз, өстеннән су коябыз, өстибез шикәр комы, кайнап чыкканнан соң 15 минут пешерәбез. Суынырга алып куеп торабыз 15 минутка, суынгач блендер белән изәбез.Шуңа кушабыз 3 чәй калагы лимон кислотасы, яңадан кайнатып чыгарабыз, банкаларга тутырып ябып куябыз.

Бик тәмле була сездә ясап карагыз дусларым!

Наилә Нәбиева фотосы 

Чыганак: Йорт. Бакча. Рецептлар

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев