Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Итле бәрәңге

Бәрәңге – икенче икмәгебез. Бәрәңге ашамасак, тамак та туймый төсле. Быел бәрәңге аеруча тансык булды. Симәк авылында гомер итүче Нәзилә Бәдретдиновадан бәрәңгедән гади, әмма бик тәмле һәм туклыклы ризык тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: биш кешелек гаилә өчен ярты килограммнан артыграк сыер ите, уртача зурлыктагы 7-8 бәрәңге, 3-4 кишер, 4 баш суган, 50 грамм атланмай, яшел тәмләткечләр, тоз.

Әзерләү тәртибе. Итне талгын утта ике сәгать пешерәбез. Пешкән итне һәр кешегә икешәр кисәк итеп җепселләренә аркылы итеп турыйбыз. Бәрәңгене бөтен килеш яисә урталай ярып пешерәбез. Ул арада яшелчә соусы әзерлибез. Соус өчен кишерне – түгәрәкләп, башлы суганны боҗралап турыйбыз да шулпада пешерәбез. Пешеп җитә дигәндә тәмләткечләр өстибез. Соус әзер булгач, лавр яфрагын алабыз, атланмай, шулпа салабыз. Ризыкны өстәлгә матур итеп бирү дә зур роль уйный. Тәлинкәгә башта кайнар бәрәңге, аның өстенә ит салабыз һәм янына яшелчә соусы сибәбез.

Тәмле булсын!

Фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев