Җир җиләгеннән кайнатма
Тәмлетамак

Җир җиләгеннән кайнатма

Гөлназ Җәлилова 5 минут кына кайнатыла торган кайнатма рецептлары тәкъдим итә

5 кг җир җиләгенә 2,5 кг шикәр комы салып, 20 минутка ял итәргә куябыз. Җиләкләр сутын чыгаргач, уртача утта 5 минут кайнатабыз. Соңыннан тагын 2,5 кг шикәр комы салып, эрегәнче болгатабыз. Уттан алып, алдан әзерләнгән стериль банкаларга тутырабыз. Мондый кайнатмадан күбек тә аласы булмый.

Наилә Набиева фотосы

 


Нет комментариев