Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Балан пирогы

Балан пирогын бик күпләр ярата. Салкын көннәрдә әчкелтем-баллы балан пирогы белән чәй эчүгә ни җитә?!

Өлкән буын балан пирогын аеруча тәмле итеп пешерә. Тойгелде авылында гомер итүче Илгизә Гарифуллинадан балан пирогы рецептын тәкъдим итәбез. Илгизә апага бу рецептны якын дусты өйрәткән. 
Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен бер кап акмай, 1 стакан шикәр комы, 1 кап көпшәкләндергеч (разрыхлитель), тулыр-тулмас ярты стакан сөт, кирәгенчә он.

Эчлек өчен алдан пешереп куйган ярты литр балан, алма повидлосы,әзрәк крахмал кирәк булачак. 
Эш тәртибе: йомшарган акмайны, шикәр комын һәм онны бергә уабыз. Шуңа ярты стаканнан әзрәк сөт кушабыз һәм артык каты да, артык йомшак та булмаган камыр басабыз. Әзер камырны ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Баланны әз генә су һәм мул итеп шикәр комы салып кәстрүлдә пешерәбез. Изелеп беткәнче үк тота күрмәгез, балан формасын саклап калырга тиеш.

Балан пирогына эчлекне кичтән үк пешереп куйсагыз, җайлырак булачак. Камырны суыткычтан алып җәябез, ике өлешкә бүләбез (бер өлешен капкач өчен калдырабыз). Камырның зуррак өлешен җәеп, табага салабыз. Өстенә алма повидлосы сөртәбез, эчлекне салабыз, өстенә крахмал, он сибәбез һәм, камырның икенче өлешеннән ясалган җәймәне каплап, чит-читләрен матур итеп бөреп, тоташтырабыз. Пирог өстенә әз генә май, шикәр комы, он кушып ясалган валчыкны сибеп, мичкә тыгабыз. Алдан кыздырылган мичтә 40 минут чамасы пешерәбез.

Тәмле булсын! 

Фото - Илгизә Гарифуллинаның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев