Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Гөлнара Хафизовадан яшелчәле тавык рецепты

Хезмәттәшебез Гөлнара Хафизова яшелчәләр белән әзерләнгән тавык рецепты тәкъдим итә. Ул бәйрәм табыны өчен дә, көндәлеккә дә әйбәт.

Кирәкле ингредиентлар: бер тавык, уртача зурлыктагы өч бәрәңге, бер кечкенә ташкабак (кабачки), бер зур болгар борычы, 200 грамм чамасы чәчәк кәбестә, уртача зурлыктагы ике помидор, тоз, борыч, тәмләткечләр.

Маринад өчен: ике аш калагы йогурт, бер чәй калагы томат пастасы, бер чәй калагы лимон согы, 3 тырнак сарымсак, тәменчә тоз, кызыл һәм кара борыч, 3 аш калагы көнбагыш мае.

Тавыкны башта 30 минут маринадта тотабыз. Аннары яшелчәләрне тавык эченә тутырып 1,5 сәгать пешерәбез. Бик сусыл һәм тәмле килеп чыга. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев