Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Яшелчәле пилмән

Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз Эльмира Хәбирова камыр белән яшелчәләрдән торган үзенчәлекле ризык рецепты тәкъдим итә.

Камыр өчен кирәкле ингредиентлар: 250 грамм он, ярты чәй калагы тоз, 150 миллилитр кайнар су,

1 аш калагы үсемлек мае. Эчлек өчен: 700 грамм тавык ите (ак өлеше), уртача зурлыктагы 2 бәрәңге, 1 баш суган, тәменчә кинза, тоз, борыч, сарымсак; кыздыру өчен 2 баш суган, 2 кишер, 1 татлы борыч кирәк.

Әзерләү тәртибе. Иң элек суган, кишер һәм татлы борычны шакмаклап турап, үсемлек маенда кыздырабыз. Эчлек өчен тавык ите, бәрәңге, суганны шулай ук шакмаклап турыйбыз да, тәмләткечләр салып, барысын бергә кушып болгатабыз. Алда әзерләнгән ингредиентларны кушып камыр басабыз, аны сөлге белән каплыйбыз һәм 30 минутка туңдыргычка куябыз. Камырны алгач, аны сигез тигез өлешкә бүләбез һәм түгәрәкләп җәеп, шунда эчлек салабыз. Камыр эшләнмәләрен манты яки пилмән рәвешендә бөгәбез. Иң мөһиме – өстән тишек калдырырга онытмагыз!

Ризыкны кыздырылган яшелчәләр өстенә салабыз да табаның яртысын капларлык итеп су өстибез. Өстен капкач белән каплап, 35-40 минут талгын утта пешерәбез.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

ФОТО – Э.ХӘБИРОВАНЫҢ ШӘХСИ АРХИВЫННАН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев