Яңа ел табынына каз пешерәбезме?
Райондашыбыз Эльмира Тимергалиева газ мичендә каз пешерү рецепты белән бүлеште
Каз түшкәсен бөтен килеш үз тәме белән әзерлим. Аның өчен яңа суелган каз яхшы. Катырылган казны тулысынча җебетеп бетерү кирәк.4-5 килолы каз өчен 3 аш кашыгы тоз, 1 чәй калагы төелгән кара борыч алам. Казның эчен-тышын шушы кушылма белән ышкып, бер тәүлек өстәл өстендә подноста тотам. Көнгә берничә тапкыр үткәндә-сүткәндә казның астын өскә әйләндергәләп, кабат ышкыштырып, "кытыклаштырып" китәм.Икенче көнне казны рукавка тыгып, 180-170 градуслы газ мичендә 1 сәгать 15 минут пешерәм. Үз духовкагызның җаена карап, 20-30 минуттан соң утны киметергә кирәк, ләкин астан кайнау туктамаслык булсын.Аннары рукавны өстән ертып, казга май канаты белән сыек бал сөртәм, кабат 15 минут духовкада тотам. Бал сөрткәч, казның төсе матурланып китә, пикантный тәм керә.Каз артык тәмләткечләрне яратмый. Тоз белән борыч казның үз тәмен саклый. Тәмле булсын!
Эльмира Тимергалиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев