Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Тәмлетамак

Гөмбә маринадлау ысулы

Бу рецепт белән майлы, каен, усак гөмбәләрен һәм опятаны маринадлыйлар

Чистартылган гөмбәгә су салып кайнатып чыгарам һәм шундук түгәм. Чайкап, кабат су салам, тоз өстәп 30-40 минут кайнатам. Ул суын саркытып, тагын бер тапкыр чайкатам.

Маринад: 1 л суга – 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, лавр яфрагы, 4-5 кара, 4-5 хуш исле борыч, 1-2 канәфер салып кайнатып чыгарам. Гөмбәне маринадка салып 15 минут кайнатам, 4 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе өстим. Гөмбәгә карап маринад да арта, миңа 2 л маринад җитте.

Кайнар гөмбәне стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өстенә 2 аш кашыгы кайнатылган үсемлек мае өстәп, капкач белән ябам.
Гөмбәне гадәттә, боргычлы банкаларга тутырам,бик тыгызлап япмыйм. Гадәти банкаларны капрон капкач белән ябам.

Чыганак: Йорт. Бакча. Рецептлар

Наилә Нәбиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев