Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Гөмбә аланы салаты!!!

Лариса Шәвәлиева бик тәмле салат рецепты белән бүлеште

Бу салатны мин ясарга да, ашарга да яратам, ни өчен дигәндә ул бик тәмле, беренчеләрдән булып шушы салатым ашалып бетә. Салат катлап ясала һәм шушындый савытта ясыйм,аны салдырып алырга җайлы, салат матур булып кала.

1 кат-тавык ите 300гр (пешкән) вак итеп турыйбыз+ майонез,
2 кат - каты сыр 150гр (угычтан уабыз),
3 кат-пешкән йомырка 3 шт (угычтан уабыз)+ майонез,
4 кат- кишер 2шт (угычтан уабыз)+ майонез,
5 -кат пешкән бәрәңге 3 шт (эре угычтан уабыз)+майонез. Яшел укроп белән петрушканы вак итеп турап сибәбез һәм иң өскә мариновать ителгән үзегез яраткан гөмбәне тезеп чыгабыз.
6 сәг. суыткычка куеп торабыз да, савыттан салдырып алабыз.
 

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев