Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Гөлназдан – тәмле аш

Райондашыбыз Гөлназ Рәхимова аш-суга оста. Гөлназдан шампиньоннар белән әзерләнүче тәмле аш рецептын тәкъдим итәбез. “Крем-аш” дип атала ул.

Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы 4-5 бәрәңге, 300 грамм шампиньон гөмбәсе, ике баш суган, 500 мл 20 процентлы каймак, тәменчә тоз һәм борыч.
Әзерләү тәртибе. Бәрәңгене кәстрүлгә салып, пешерергә куябыз. Суганны – вак итеп, гөмбәләрне телемләп турыйбыз. Суганны акмайда үтә күренмәле булганчы кыздырабыз да, аның өстенә гөмбә салабыз. Гөмбә белән суган көймәсен өчен гел болгатып торырга кирәк. Бәрәңге пешеп чыккач, суын агызабыз. (Бәрәңге пешкән бер стакан суны алып калабыз). Кыздырылган гөмбә белән суганны бәрәңге өстенә салып, каймак, тоз, борыч өстибез һәм барысын бергә блендер белән болгатабыз. Аш куе кебек тоелса, алып калган бәрәңге суын өстәргә була. Табынга ашны гренки салып бирәбез. 
Тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев