Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Тәмлетамак

Фейхоадан кайнатма рецепты

Хәзер фейхоа сезоны…

Файдалы кайнатма ясап калырга ашыгыгыз! Бу кайнатма организмда йод дефициты булган кешеләр өчен бигрәк тә файдалы, шулай ук көзен организмны ныгыту һәм инфекцион авыруларга бирешмәс өчен дә менә дигән.

Кайнатма өчен:

800 гр шикәр комы яки бал һәм 1 кг фейхоа җимеше кирәк.

Җимешләрне юарга, башларын кисәргә һәм блендер белән вакларга яки иттарткычтан чыгарырга. Аннар шикәр комы салырга һәм болгатып куярга. Шикәр эресен өчен берничә тапкыр болгатып алырга кирәк була.

Кайнатманы кышка саклау өчен банкаларны стерильләштерергә, ә капрон капкачларга кайнап чыккан су коярга. Фейхоа кайнатмасын банкаларга тутырасы гына кала.

Кайнатма тиз бозыла, шуңа туңдыргычта сакларга кирәк, ә тиз арада ашарга булса, суыткычка да куярга мөмкин.

Фейхоадан шулай ук компот, лимонад, пюре һәм салат та ясыйлар. Аны бал яки шикәр комы белән болгатып та ашарга була. Чи килеш ашарга да ярый. Шулай ук чәйгә салу өчен төрле формаларда катырып та куярга була.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/feixoadan-kainatma-recepty-5869100

Гөлназ Җәлилова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев