Фасольле салат
Фасоль һәм башка яшелчәләрдән кышка әзерләп куя торган салат рецепты
Салат өчен кирәк: 0,5 килограмм фасоль, 2 килограмм баклажан, 1,5 килограмм помидор, 0,5 килограмм кишер, 0,5 килограмм баллы борыч, 200 грамм сарымсак, 1,5 стакан шикәр комы, 70 грамм тоз, 0,5 миллилитр көнбагыш мае.
Фасольне иң элек аерым пешерергә. Яшелчәләрне юып эшкәртергә – баклажанны шакмаклап турарга, помидорны иттарткычтан чыгарырга, кишерне угычта уарга, баллы борычны шакмаклап кисәргә, сарымсакны сытарга яки вакларга. Аннары зур кәстрүлдә бу яшелчәләрне фасоль белән бутарга, тоз, шикәр комы, көнбагыш мае өстәргә. Газ плитәсендә кайнатып чыгарганнан соң, талгын утта 50 минут пешерергә. 10 минут кала аш серкәсе салырга. Әзер салатны стериль банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куярга. Әлеге рецепт буенча 0,5 миллилитрлы 9-10 банка салат чыга.
Чыганак: Атна вакыйгалары 2020 ел.
Фото – нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев