Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Тәмлетамак

Эремчек белән шәңгә рецепты

Камырны кичтән ясап куеп, икенче көнне эремчек белән шәңгә пешерергә була

Камырны кичтән ясап куеп, икенче көнне эремчек белән шәңгә пешерергә була. Камыр өчен кирәк: 100 мл. сөт, 1 йомырка, 4 гр. коры чүпрә, 50 гр. тирәсе ак май, тәменчә шикәр һәм тоз, якынча 250 гр. он. Камыр ясаганда соңыннан ак май куша-куша басып бетерергә. Камыр ике тапкыр зураеп кабарсын өчен 1-2 сәгатькә җылы урынга куярга. Кабаргач, пакетка салып, төнгә суыткычта калдырырга. Икенче көнне бер сантиметр калынлыгында камыр җәяргә. Шуннан
соң җәелгән камырны токмач кискән кебек тасмаларга бүлеп чыгарга. Һәр тасманы аркан бавына охшатып борып урарга һәм соңыннан аны да әкәмтөкәм өе кебек урап куярга. Шул рәвешле, матур бизәкле шәңгәләрне майланган табага тезә барырга.
Эчлек өчен 250 гр. эремчекне шикәр комы һәм йомырка белән бутарга. Камыр өстенә башта тугланган йомырка сөртергә, аннан соң урта өлешенә бераз чокыр ясап, эремчек салырга. Баллы ризыклардан баш тарткан кешеләр эремчеккә шикәр түгел, ә тәменчә тоз, туралган яшел суган һәм тугланган йомырка салырга мөмкин. Шәңгә камырын берәр сәгать җылы урында кабартырга. Газ мичендә кызарганчы пешерергә.

Фото – нейрочелтәр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев