Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Эльмирадан җиләк-җимеш пирогы

Райондашыбыз Эльмира Бакыева тәмле пирог рецептын тәкъдим итә

Кирәкле ингредиентлар: 300 грамм акмай, шул ук күләмдә шикәр комы, 6 йомырка, 400 грамм он, ванилин, 1,5 чәй калагы көпшәкләндергеч, төрле җиләк-җимеш (чия, җиләк һ.б.).

Әзерләү тәртибе. Бүлмә температурасындагы майны миксер белән күпертәбез һәм шикәр комы, ванилин өстәп 3 минут дәвамында яхшылап болгатабыз. Шушы массага берәм-берәм йомырка кушып барып, бертөрле масса барлыкка килгәнче күпертәбез. Он, көпшәкләндергеч кушып уртача тизлектә болгатабыз. Камырны табага салып, өстенә җиләк-җимешләр тезеп чыгабыз да, 180 градуска кадәр кызган духовкада 35-40 минут пешерәбез. Тәмле булсын!

Фото – Эльмира Бакыеваның шэхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев