Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Долма – милли Кавказ ризыгы

Хезмәттәшебез Наилә Нәбиева төшке яки кичке ашка долма пешерергә тәкъдим итә

 "Долма – милли Кавказ ризыгы. Виноград яфрагыннан гына тугел, бакчабызда ел да була торган кызыл чөгендер яфрагыннан да бик тәмле килеп чыга бу төр ризык. Аны балалар да, олылар да яратып ашый. Сметанага укроп, сарымсак сыгып соус ясасагыз, тагын да тәмлерәк була. Ясап, туңдыргычка алып куйсагыз, кышка дә әзер ярымфабрикат була. Кунак килгәндә дә тиз генә пешереп алырга бик уңайлы. Янына гарнир да пешерә аласыз", - ди ул.

Кирәкле ингредиентлар:  фарш (үзегез теләгән), суган, тәмләткечләр, чөгендер яфрагы.

Әзерләү тәртибе.
Иттарткычтан чыгарылган итне вак итеп туралган бер баш суган, тоз һәм төелгән кара борыч белән бергә болгатабыз. Эчлеккә тәмләткечләр сеңә тора.

Кәстрүлгә бераз су салып кайнатабыз. Кайнап чыккач, чөгендер яфракларын берәм-берәм бик тиз генә кайнар суга салып алабыз. Сабак өлешендәге каты җирен кисеп алабыз да, әзер фаршны салып, голубцы торгән шикелле төрәбез.

Чуен табага бер аш кашыгы чамасы акмай салып, ике ягыннан да кыздырып алабыз да, утны киметеп, 20-25 минутка томалап пешерәбез. Пешеп чыгарга 5-10 минут калгач, вак итеп туралган сарымсак һәм бер аш кашыгы акмай салабыз да сүндереп куябыз.

Долма кызыл чөгендер яфрагыннан аеруча сусыл килеп чыга.
Тәмле булсын!

Наилә Нәбиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев