Цикорийлы квас
Традицион квас киптерелгән арыш ипие кушып ясала. Цикорий белән дә ясап карагыз. Тәмле!
Җәй көне квас эчемлеге бик күп кулланыла. Кемдер аны кибеттән сатып алса, кемдер үзең ясаганга җитми инде дип, өй шартларында үзенчә ясый. Квасны цикорий белән ясап караганыгыз бармы?
1,5 л җылы су алыгыз.
Аңа 2 аш кашыгы цикорий салып эретегез.
Шуңа 4-5 аш кашыгы шикәр комы өстәгез.
0,5 чәй кашыгы коры чүпрә салыгыз.
Барысын бергә болгатып, җылы урынга куегыз. 3 сәгатьтән квас әзер. Суыткычта саклагыз.
Тәмле булсын!
Фото - ясалма фәһем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев