Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Чебурек

Камыр ризыкларын һәркем яратып ашый. Майда кызганнары бик файдалы булмаса да, тәмле! Райондашыбыз Ландыш Ганиевадан чебурек рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен 1 килограмм он, 1 аш калагы тоз, 4 аш калагы көнбагыш мае, 2 аш калагы уксус, ярты литр газлы су.

Эчлек өчен тана итеннән фарш, вак итеп туралган 2 баш суган, тоз, борыч кирәк.

Ингредиентларны шушы тәртиптә кушып, камыр басабыз. Камырны икегә бүлеп, шарлар ясыйбыз. Җилләмәсен өчен өстен целлофан пакет белән каплап 15 минутлап ял иттерәбез. Юка итмичә генә ике зур җәем җәябез. Бер җәемнең өстен 2 аш калагы үсемлек мае белән майлыйбыз. Икенче җәемне беренчесе өстенә җәеп салабыз һәм аның өстенә дә 2 аш калагы үсемлек мае сөртәбез. Ике җәемне бергә рулет итеп төрәбез дә, рулетны 3-4 сантиметр калынлыктагы өлешләргә бүләбез. Катлы (слоёный) камыр кебек була. Өлешләрне җәябез. Аларның ярты ягына фарш салабыз да, икенче яртысы белән каплап, кырыйларын ябыштырабыз. Кызган майда ике ягын да кыздырабыз.

Тәмле булсын!

Фото - Ландыш Ганиеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X