Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Тәмлетамак

Борчакны маринадлау: кышка тәмле әзерлек!

Бакчада яшел борчак үстерүчеләр күп. Аны туңдыргычта катыру – иң оптималь вариант. Икенче ашлар өчен болай эшләү яхшы булса, салатлар ясау өчен маринадлап саклау уңайлы

Әзерләү этаплары:
Борчакны чистартып, кайнар суда 3-5 минут кайнатыгыз.
Сөзеп, стерильләштерелгән банкаларга тутырыгыз.

Маринад рецепты (1 литрга):
1 л су
1 аш кашыгы тоз
2 аш кашыгы шикәр комы
2 аш кашыгы аш серкәсе
Барысын бергә кушып, 2-3 минут кайнатыгыз.

Консервация:
Маринадны борчак тутырылган банкаларга коегыз.
Кайнап торган сулы кәстрүлгә чүпрәк җәеп, банкаларны 8-10 минут пастеризацияләгез.
Калай капкач белән тыгызлап ябыгыз.

Кышка әзерлекнең иң тәмле ысулы!
Рецептны үзегезгә саклап куегыз – файдасы зур!

Ошаса, лайклар белән уртаклашыгыз!

Фото ясалма интеллект ярдәмендә эшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев