Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бөккән

Бөккән эчлеген төрлечә ясыйлар. Баек авылында гомер итүче Гөлнәзирә Нуриева бөккәнне дөге һәм кабак белән пешерергә ярата.

Кирәкле ингредиентлар: 1 стакан сөт, 4 аш калагы каймак, 2 аш калагы көнбагыш мае, тәменчә тоз һәм шикәр комы, 1 йомырка, он.
Эчлек өчен 1 стакан пешкән дөге, 200-300 грамм чамасы вак итеп туралган кабак, 2 аш калагы шикәр комы, 3 аш калагы акмай кирәк. Кирәгенчә йөзем, кара җимеш кушсагыз, тагын да тәмлерәк булачак.
Әзерләү тәртибе. Йомшак камыр җәябез һәм аны берничә тигез өлешкә бүләбез. Һәркайсын уклау белән җәеп, уртасына эчлек салабыз. Эчлек өстенә акмай салырга онытма-
гыз. Җәемнәрне бөккән формасында бөгеп чыгабыз да, майланган табага тезәбез. 200 градуска кадәр кызган духовкада бөккәннәр 45-50 минут тирәсе пешә. Шикәр комына кайнаган су салып болгатабыз һәм бөккән пешеп чыгар алдыннан әлеге сыеклык белән сөртеп чыгабыз. Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото - Г.Нуриеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев