Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бавырдан салат

Бавырны кыздырып та ашыйлар, аннан төрле салатлар да ясыйлар. Салат буларак та, гарнир итеп ашарлык та тәмле салат рецептын Елгабашта яшәүче Зөлфия Гыйльметдинова тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: 400 грамм чамасы бавыр, уртача зурлыктагы өч баш суган, бер кишер, тоз, борыч, артык зур булмаган ике тозлы кыяр яисә бер банка консервланган яшел борчак, өч тырнак сарымсак.
Әзерләү тәртибе. Бавырны озынча итеп турыйбыз да үсемлек маенда кыздырып алабыз.
Тәменчә тоз һәм борыч өстибез. Аерым табада ярымбоҗралап туралган суган белән кыргычтан чыгарылган кишерне бергә кыздырабыз.
Кишерне эре булмаган
тишекле кыргычтан чыгарырга кирәк. Тозлы кыярны саламлап турыйбыз. Барлык ингредиентларны бергә кушып, майонез белән болгатабыз. Тәменчә сарымсак куша аласыз.
Кайберәүләр тозлы кыяр урынына консервланган яшел борчак куллана. Салат борчак белән дә бик тәмле була. Тәмле булсын!


Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото - З.Гыйльметдинованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев