Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бавыр торты

Мөслим политехника техникумы технологы Зилия Садыйкова аш-суга оста. “Каз өмәсе” фестивалендә ул әзерләгән бавыр тортына кунаклар да югары бәя бирде. Сезгә әлеге торт рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 800 грамм сыер бавыры, 2 йомырка, 100 миллилитр сөт, уртача зурлыктагы ике суган һәм ике кишер, 3 тырнак сарымсак, майонез, көнбагыш мае, он, тәменчә тоз. 

Әзерләү тәртибе. Суганны вак итеп турыйбыз, кишернеы вак угычта кырабыз. Көнбагыш маенда суганны кыздырып алабыз да 2-3 минуттан шуңа кишер өстибез.

Аерым савытта сарымсакны ваклап турап майонез белән болгатабыз. Бавырны иттарткыч аша чыгарабыз. Өстенә йомырка сытабыз да яхшылап болгатабыз. Аннары сөт, он кушабыз. Әлеге катнашманы калак белән майлы табага салып, “коймаклар” пешерәбез.

“Коймаклар”ның диаметры 16 сантиметр булса, бавыр торты матур чыгачак. “Коймаклар”ны җылы килеш майонез сылап торт формасында өябез, катлар арасына кыздырылган кишер-суган катнашмасын ягабыз. Торт өстен помидор кисәкләре белән бизибез. Бавыр торты салкын килеш тәмлерәк. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев