Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бәрәңге запеканкасы

Башка милләт халыкларының ризы­кларын да яратып әзерли мөслимлеләр. Мөслим кызы Наташа Галиева “Мядзведзь” белорус ри­зыгы рецептын тәкъдим итте. “Мядзведзь” (“аю” дип тәрҗемә ителә) – бәрәңге һәм суганнан әзерләнүче гади белорус ризыгы.

Кирәкле ингреди­ентлар: ярты килограмм бәрәңге, уртача зурлыкта­гы ике баш суган, 400 грамм ысланган казылык, ике аш калагы каймак, тәм буенча тоз, кыздырырга өч аш ка­лагы көнбагыш мае.

Әзерләү тәртибе. Су­ганны чистартабыз, ярымбоҗралап турыйбыз һәм табада кыздырабыз. Казылыкны уртача зур­лыкта шакмаклап турар­га кирәк. Тирән савытта бәрәңгене угычтан чыга­рабыз. Бәрәңге өстенә кыз­дырылган суганны, аның өстенә казылыкны салабыз. Тоз салып, яхшылап болга­табыз. Барысын да алдан әзерләнгән формага са­лабыз. Ризыкны порцион керамика чүлмәкләрдә дә пешерергә була. Өстен кай­мак белән сылыйбыз да ду­ховкада 30-45 минут чама­сы пешерәбез.

Тәмле булсын!

Фото https://img.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев