Баллы соус сибелгән тавык
Тозлы суда кишер һәм кисәкләп туралган кәбестә пешерегез. Алар өстенә яшел борчак өстәп, тагын биш минут кайнатып алыгыз. Шуннан бер стакан шулпа аерып алыгыз да атланмай, сөт, бал, горчица, төелгән борыч һәм он кушып, утта 5 минут дәвамында кайната-кайната соус ясагыз.
Иң элек тавыкны юып корытыгыз. Эчен һәм тышын тоз белән ышкып, канат һәм ботларын җеп белән бәйләгез. Аннары тавыкны эретелгән атланмай белән майлагыз. Шуннан соң 2 аш кашыгы су салынган табага тавыкны түше белән куеп, мичтә 30 минут пешерегез.
Тозлы суда кишер һәм кисәкләп туралган кәбестә пешерегез. Алар өстенә яшел борчак өстәп, тагын биш минут кайнатып алыгыз. Шуннан бер стакан шулпа аерып алыгыз да атланмай, сөт, бал, горчица, төелгән борыч һәм он кушып, утта 5 минут дәвамында кайната-кайната соус ясагыз. Пешкән яшелчәләрне зур тәлинкә читенә матурлап тезеп, уртасына соус сибелгән пешкән тавык куегыз. Тавыкны яшелтәмләткечләр белән бизәгез.
Дүрт өлеш өчен: 1-2 килограммлы тавык, 50 г атланмай, 350 г кәбестә, 500 г кишер, 30 г он, 300 г яшел борчак, 250 г сөт, төелгән борыч, 1 чәй кашыгы бал, 1 чәй кашыгы горчица һәм 1 бәйләм яшелтәмләткеч кирәк.
http://www.syuyumbike.ru алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев