Асылъярдан помидор согы
Ашаудан башкага ярамас.....
Кызыл помидорларны юып, кисәкләргә булдек тә, иттарткычтан чыгардык. Табакка салып, кайнатырга утырттык. Кайнап чыккач, 20 минут кайнаттык. Шуңа 3 калак тоз, бер стакан песок, 40 граммлап уксус салып, тагын 10 минут кайнаттык. Сок кайнаган арада банкаларны стерилизовать иттек. Бераз суынган банкаларга кайнар сокны тутырып, тимер капкасы бн яптык та куйдык. Бик тәмле, кыш көне ашаудан бүтәнга ярамас, Алла бирса. Кунакка килегез!!!!
Әле тагын кыярлар җыеп алып кердек тә, банкаларга телемләп турап тутырдык. Кыярлар өстенә гөжләп торган су агызып, 15 минутлап тотып, туктек. Иттарткычтан чыгарылган помидор согына тәменчә тоз, песок, кара борыч, кызыл борыч, турап 4-5 тырнак сарымсак, кәнәфер бөртеге, уксус салып кайнаттык. Шул катнашманы кыярлар өстенә койдык та, тимер капкач белән ябып, төреп куйдык. Менә дигән салат булды.
Миләүшә Хасанова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев