Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Алиядән – тәмле булгур

Булгур – бик тәмле һәм файдалы ризык. Булгур белән тавык ите гаҗәеп сусыл һәм аппетитлы килеп чыга. Балалар да аны бик теләп ашыйлар. Булгурдан бик күп төрле ризык әзерләп була. Булгурны пешерер алдыннан юыргамы-юкмы дигән фикерләр бар. Теләгән кеше юа, юмаганы булгурны майда кыздыра. Каенсаз кызы Алия Нургалиевадан ит белән булгур рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: 300 грамм тавык фи­лесы, бер зур кишер, бер баш суган, бер зур татлы бо­рыч, бер стакан су, 2,5 ста­кан булгур ярмасы, тәменчә зәйтүн мае һәм борыч.

Әзерләү тәртибе: тавык итен вак кисәкләргә турый­быз. Аннары зәйтүн маен­да кыздырып алабыз. Бик вак итеп кишер, борыч һәм суганны турыйбыз. Бары­сын да табага салып, биш минут чамасы кыздырабыз. Аерым табада булгур ярма­сын зәйтүн маенда кыз­дырабыз. Аннары булгур­ны яшелчәләр өстенә са­лабыз да өстенә су салып, кайнатып чыгарабыз. Кай­нап чыкканнан соң, 15 ми­нут сүрән утта пешерәбез. Табынга кайнар килеш бирәбез.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев