Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Айсылудан – рулет

Уңган хуҗабикәләр чәй тәмнәрен үзләре белгән рецепт буенча бик тиз өлгертә хәзер. Райондашыбыз Айсылу Мадьярованың рулеты кибетнекеләргә көндәш булырлык. Рулет рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 3-4 йомырка, бер стакан (250 грамм) шикәр комы, шул ук күләмдә он, эчлек өчен варенье яисә джем.

 

Әзерләү тәртибе. Йомырка белән шикәр комын бергә кушып, яхшылап болгатабыз. Шикәр комы эреп бетәргә тиеш. Шуннан соң әлеге катнашмага он салып болгатабыз. Духовка калаена пергамент кәгазен җәеп, җиңелчә генә өстен майлыйбыз да камырны тигез итеп шунда җәябез. Камырны алдан кызган духовкага (210 градус) 8-10 минутка тыгып алабыз. Пешеп чыккач, варенье сылап, тиз генә рулет итеп урыйбыз. Эчлеккә үзегезгә ошаган варенье яисә джем салырга була. Иң мөһиме – варенье куе булсын, бу очракта эчлек агып чыкмаячак.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев