Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Айгөлдән – искиткеч пицца

“Аш-су” рубрикасына укучыларыбыздан бик күп хатлар килә. Балаларның да “Авыл утлары” газетасын яратып укуларын белдек. Мөслим урта мәктәбенең 3 классында укучы Айгөл Хафизова бәләкәйдән үк ашарга пешерергә ярата. Бүген Айгөлдән пицца рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен 1 стакан жылы су, ярты стакан көнбагыш мае, ярты стакан шикәр комы, 0,5 чәй калагы тоз, “Прессованный люкс” дигән чүпрәнең дүрттән бер өлеше, 3 стакан он.

Эчлек өчен: казылык, сыр, майонез, кетчуп.

Эшләү тәртибе: камыр өчен тиешле ингредиентларның барысын бергә кушып, камыр басабыз. Ул артык каты булмаска тиеш. Аны, кабарсын өчен, җылы урынга куябыз. Казылыкны – эре, сырны вак угычтан чыгарабыз. Помидорларны ярым түгәрәк итеп турыйбыз. Пицца өчен соусны майонез белән кетчупны бергә бутап ясыйсы. Әзер камырны җәеп, майланган табага салабыз һәм өстенә соус сылыйбыз. Казылык белән помидорны чиратлаштырып өстенә салабыз. Иң өскә сыр сибәбез. Пицца 180 градус кайнарлыктагы духовкада 30 минут пешә.

Пицца өчен эчлеккә гөмбә, татлы борыч та салырга була. Анысы сезнең фантазиядән тора.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев